Истәлекле урыннар



Казан Кремле

























                                                                                                                                                  Казан Кремле – Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең уникаль һәйкәле, үзендә борынгылыкны һәм заманчалыкны, төрле халыклар мәдәниятләрен, риваятьләрне һәм фактларны берләштерүче шәһәрнең «йөрәге».
Чама белән XII гасырда Кремльдә беренче тапкыр таш корылмалар торгыза башлыйлар, ләкин гомуми комплекс 1552 елга кадәр агач булып кала. Аның территориясендә хан сарае һәм мәчетләр барлыкка килә – таштан салынган Нур-Али мәчете һәм соңыннан Казанны Иван Грозный гаскәрләреннән саклаган имам исеме белән Кол Шәриф дип аталган агач Хан мәчете.


Казанда хан заманындагы корылмалар сакланмаган. Казанны алганнан соң, Иван Грозный Кремльне үзгәртеп кору өчен Псков төзүчеләрен чакыра. Замандашларын куәтләре белән гаҗәпләндергән кальга диварлары һәм манаралары корыла. 1675 елның сан алу кенәгәсендә күрсәтелгән 13 манарадан 8е сакланган. Алар арасында Кремль символы – Спас манарасы, камалыш вакытында су алырга мөмкин булган яшерен чыганак хөрмәтенә аталаган Тайницкая манарасы, Преображение манарасы һәм башкалар. Сөембикә исемен йөрткән күренекле авыш күзәтү манарасы XVII гасырда төзелгән булырга мөмкин, хәер, әлегә кадәр манараны Иван Грозный фәрманы буенча горур патшабикә Сөембикә өчен төзегәннәр дигән риваять йөри.

1555 елда Успение соборы үрнәгендә төзелгән Иван Грозныйга патшалыкка таҗ кидертелгән Благовещение соборы – Казанның иң борынгы таш бинасы. Ул чама белән Кол-Шәриф җәмигъ мәчете урынында булган.

Татарстанның төп мәчетен Кремльнең башка өлешендә төзиләр – тарихи алмашлыкны торгызып, мәһабәт бина 2005 елда ачыла.

2003 елда Благовещенине соборы скверында «Казан Кремлен төзүчеләр» һәйкәле ачыла – татар һәм рус архитекторлары уртак тырышлыклары җимешләренә карап торалар.

Шулай ук Кремль территориясендә күпчелек өлеше 1917 елдан соң җимерелгән Спас-Преображение соборы урнашкан.
XIX гасырда Казан Кремлендә хан сарае урынында шулай ук император резиденциясе дә булып торган (нигездә, биредә Павел I тукталган) губернатор йорты төзелә.

Кремльнең административ биналарына, шулай ук, эш урыннары бинасы һәм гаупвахта бинасы керә. Хәзер Губернатор Сараенда ТР Президенты резиденциясе урнашкан; Казан Кремле – туристлык объекты гына түгел, республиканың гамәлдәге административ үзәге дә.


                   Сөембикә манарасы



Сөембикә манарасы— Казан Кирмәне җирлегендә урнашкан манара. Элек татарларда Хан мәчете буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән Башня Сююмбике исеме белән атала башлады. Татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина.

Сөембикә манарарасының килеп чыгу тарихы әлегә көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. Кайбер тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы Мөхәммәт-Әмин хан вакытында төзелгән. 1495 елдаМөхәммәт-Әмин Казан тәхетеннән бәреп төшерелгәннән соң, Мәскәүгә качарга мәҗбүр булган, хәттә Мәскәү кенәзлеге Ливониягә каршы сугышында урыс гаскәре башлыгы итеп билгеләнгән булган. Мәскәү Кирмәненең Боровицкий манарасы (рус) төзегән вакытында Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә яшәгән һәм Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари (рус)) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзер өчен чакырган. 1502 елда Мөхәммәт-Әмин янә Казан тәхетендә утырган һәм үз бөек манараны төзергә карар иткән. 1505 елда Мөхәммәт-Әмин Мәскәү кенәзлеге белән мөнәсәбәтләрен үзгәртә һәм бәйсез сәясәтен үткәрә башлаган. Нәкъ бу чорда яңа хәрби манара төзелә башлаган. Төзелеш вакыты: якынча 1507-1517 еллар.
Бер риваять буенча сәяси көрәш нәтиҗәсендә Мөхәммәт-Әмин ханлыкның күренекле эшлеклесе Кил Әхмәдне үлемгә хөкем иткән, Кил-Әхмәд үлеме алдында "беркайчан бу манара хан исемен йөртмәячәк" дип Мөхәммәт-Әминне каһәрләгән. Чыннан да каһәр сүзләре тормышка ашкан, Әмин манарасы дип аталмаган.

Сөембикә манарасы янында хан-төзүче Мөхәммәт-Әминнең кабере урнашкан, максус тактада бүтән Казан ханнары рәтендә аның исеме язылган.Башта яңа Манара - хәрби манара буларак төзелгән, ләкин Мөхәммәд-Әмин үз фикерен үзгәрткән, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән, шуңа күрә башта (1517-1560 елларда) Хан мәчете дип йөртелгән. Сөембикә соңгы елларда манарада яшәгән өчен 1560-еллардан соң халык бу бинага Сөембикә Манарасы исемен биргән.

Сөембикә манарасы — Казанның танылган архитектура символы. Ул авышлы биналар санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды.
Үзенең хәзерге вариантында манара 1690 еллардан соң төзелгән диеп санала. Ләкин, башка версияләргә күрә, манара Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина.



Кол Шәриф мәчете



Кол Шәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.
Мәчет искиткеч укымышлы кеше, күренекле дин эшлеклесе булган имам исемен йөртә, ул 1552 елда, шәһәрне Иван Грозный илбасарларыннан саклаганда, батырларча һәлак була. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, ул татар мөселманнарының дини җитәкчесе булган. Кол Шәриф Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән дип санала.
1552 нче елда, Явын Иван гаскәрләре Казан шәһәрен яулап алганда, әлеге мәчет тар-мар ителә.
1990 елдан Казанны саклаучылар хөрмәтенә мемориал булып хезмәт итәрлек яңа мәчет төзү турында фикер алышу башлана. Кремльне ЮНЕСКОның дөньякүләм танылган мәдәни-мирас исемлегенә кертү уңаеннан да, мәдәни һәм дини балансны саклау прицибы ягыннан да, аның төзелеше максатка яраклы дип табыла.
Мәчетнең нигезе 1997 елда салына. 2005 елда төзелеп бетә һәм 24 нче июньдә гыйбадәтханә  тантаналы рәвештә ишекләрен ача. Ул шәһәр халкына Казанның 1000 еллыгына бүләк булып ачылды, Благовещение соборының күршесе булып тора.
Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән.Бина төнлә матур яктыртыла.
Мәчеттә бик еш экскурсияләр үткәрелә, шул максаттан чыгып, архитекторлар ике балкон төзегәннәр. Бина биш катлы, ул мең ярым кешене сыйдыра ала, ә бина каршындагы мәйданда – ун меңгә кадәр. Чагыштыру өчен – борынгы Кол Шәриф мәчетендә дүрт йөз кеше намаз укый алган.
Храм комплексы мәчеттән генә тормый, биредә зур китапханә, ислам мәдәнияте музее, имам идарәсе һәм нәшрият үзәге бар.
Әлеге ап-ак мәчет чынлап та Казаныбызның күрке булып санала. Аңа карап, сокланмыйча мөмкин түгел!



Спас манарасы

Спас манарасы Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Спас манарасы бик матур. Капка өстенә нигезләп төзелгән Спас Нерукотворный чиркәве урнашкан Спас манарасы Казан Кремле территориясенә керә торган төп кунак капкасы булып тора. Манара 1556-1562нче елларда Постник Яковлев һәм Иван Ширяй тарафыннан төзелә.


      Татар дәүләт “Әкият” – курчак театры

Татар дәүләт “Әкият” – курчак театры – илебездэ иң өлкән курчак театрларының берсе. Ул 1934 елда оештырыла. Аның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссеры Сергей Макарович Мерзляков була. Ул үз тирәсенә балаларны һәм театр сәнгатен ярата торган, иҗади яктан актив яшьләрне җәлеп итә. Ул заманда театр“Интернациональ дәүләт курчак театры”дип атала. Театрның репертуары да татар һәм рус әдәбиятының, дөнья классикасының иң яхшы әсәрләренә нигезләнеп төзелә.
“Петрушка-октябрёнок», «Петрушка-беспризорник», «Лёшка и кошка», «Запрещенный попугай», Огородные вредители и несознательные родители»  – беренче спектакльләре әнә шулай атала.Труппа, тамашачыга карап, татар һәм рус телләрендә чыгыш ясый.
1937 елда актриса Рокыя Хәбибуллина һәм артист Фуат Таһиров Габдулла Тукай әкияте буенча беренче милли пьеса – “Кәҗә белән Сарык”ны дөньяга чыгара. Шулай итеп, курчак театры өчен татар милли драматургиясенә нигез салына. Театр балалар аудиториясе юнәлешендә үсә башлый. “Мавыктырып тәрбияләү”: курчак уены сәнгатенең төп принцибы беренче көндә дә актуаль.
Бүгенге көндә театрның директоры – РФнең һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова, баш режиссёры – РФнең һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров. Театр чын мәгьнәсендә Татарстан курчак театры сәнгатенең үзенчәлекле үзәге булып тора. Ул Россиядә һәм чит илләрдә дә танылу алды.
Биредә туксаннан артык кеше эшли. Труппада 32 актер бар. Яшь актерлар театрга нигездә Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетын һәм Казан театр училищесын тәмамлап килә. Бу уку йортлары базасында театр моннан 40 ел элек үзенең курчак театры мәктәбен ачты. Аны тәмамлаучылар казанда гына түгел, Россиянең күп кенә театрларында хезмәт куя.
Бүгенге көндә театрның репертуар афишасында 40 тан артык спектакль бар. Л.Кожевниковның “Гуси-лебеди”, Э.Т.А. Гофманның “Щелкунчик”, А. Толстойның “Буратино”, С.Хөснинең “Камырбатыр”, Г.Тукайның “Су анасы” (З.Хөснияр инсценировкасы), Р.Харисның “Кәкрүшкә”, Г.Х.Андерсенның “Дюймовочка”, К.Чуковскийның “Муха-цокотуха”, В.Катаевның “Цветик-семицветик”, В.Фечиның “Колобок”, Р.Бохараевның “Волшебные сны Апуша”, Н.Дәүлинең “Җырлап узган җәй”, А.Хәировның “Три дочери”, Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” (Г.Рәхим инсц.) кебек күп кенә спектакльләр Бөтенроссия һәм Халыкара театр фестивальләрендә катнашты һәм лауреат булды.
“Әкият” курчак театры үз спектакльләре белән Германия , Төркия , Франция , Болгария , Казахстан , Украина, Финляндия , Беларусь , Румыния , Азәрбайҗан, Таҗикстан , Россиядәге (Белгород, Рязань, Киров, Оренбург, Кострома, Самара, Тольятти, Ульяновск, Уфа, Яр-Чаллы) Халыкара театр фестивальләрендә, Югославия, АКШ, Нидерланд, Чехиядәге иҗади конференцияләрдә, күргәзмәләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнашты.
Театр шулай ук Татарстан Республикасының район вә шәһәрләрендә – Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Җәлил, Азнакай, Мамадыш, Баулы, Байлар Сабасы, Нурлат, Чистай, Аксубайда даими гастрольләр оештыра.
Театр 1974 елдан – курчак театрларының Халыкара оешмасы (УНИМА) әгъзасы, 2005 елдан – “Курчак театры-ХХI гасыр” Россия ассоциациясе әгъзасы. 2009 елда театрТатарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясенә лаек булды.
2012 елның 1 мартыннан театр яңа бинада эшли. Биредә – ике тамаша залы, алар яңа техника, электр белән яктыру һәм тавыш бирү җиһазлары белән, иркен һәм якты остаханәләр белән тәэмин ителгән.

Инде менә 85 ел дәвамында “Әкият” Татар дәүләт курчак театры үзенең нәни тамашачыларын сөендереп яши. Ошбу могҗизалар йортында балалар театр сәнгате белән танышалар һәм үзләренең яраткан әкият каһарманнары белән очрашалар.⁠


Бауман урамы
Бауман урамы — Казанның Вахитов районында, тарихи үзәктә урнашкан урам. Урам Казан Кремле янында Меңъеллык мəйданында башланып, көньяк-көнчыгышка таба дәвам итә, Тукай мәйданында тәмамлана.
Бауман урамы Казанда иң борынгы урамнарның берсе. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган (шул вакытта ул Ногай юлы атамасын йөрткән). Әлеге вакытта 1905 елда Мәскәүдә үтерелгән инкыйлабчы Николай Бауман хөрмәтенә атала.

Игътибарга лаек объектлар




















Комментарии