Һәйкәлләр
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле — 2018 елда Казанда ачылган һәйкәл. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗани, 1818—1889) истәлегенә куелган.
Бюстны Бакый Урманченың гипстан ясалган сыныннан рәссам Рамин Нәфыйков күчереп ясаган.
Чыгымнарны дәүләт күтәргән. Казан бюджетыннан 28,6 млн сум бүленгән. Проект «Мәрҗани фонды» (җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов) химаячелегендә тормышка ашкан.
Ачу тантанасы Мәүлид бәйрәменә туры китерелгән. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинкатнашкан.
1999 елда һәйкәл кую конкурсы
1999 елда Ш. Мәрҗанигә Казанда һәйкәл кую конкурсында Б. Урманче проекты (гипстан ярымфигура) беренче урынны ала. Кабан күле буенда металлдан һәйкәл куясы урын күрсәтелеп, истәлек ташы урнаштырыла. Академик К. Ә. Вәлиев һәм Мәрҗанинең нәселе әһелләре һәйкәлне шул урынга куюны сорап, ТР Президенты М. Шәймиевка хатлар яза. Әмма һәйкәл кую турында хөкүмәт карары чыкмый.
Мәрҗанинең тууына 200 ел
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Казанның Иске татар бистәсендә Мәрҗани истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итә.2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтү турында»гы махсус карары чыга.
Габдулла Тукай һәйкәле
Габдулла Тукай һәйкәле — Татарстанның Казан шәһәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан, татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәл.
Һәйкәл скульпторы - Е.Х.Шулик.
Куелган вакытта - 1956 елда һәйкәлне бетоннан коялар. 2005 елда ул бронзадан ясатылып, кире үз урынына баса.
Һади Такташ һәйкәле (Казан)
Һади Такташ һәйкәле — Казанда 2017 елда, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган һәйкәл. Казанның Вахитов районында, Кабан арты мәчете артындагы скверда, Һади Такташ урамы белән Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.
Тарих
1934 елда Татарстан АССР язучылар берлеге оешкач, Һади Такташка һәйкәл ачу тәкъдиме була, язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗми берничә мәртәбә әлеге мәсьәләне күтәрә, ләкин ул тормышка ашмый кала[1][2].
2010 елның декабрендә Такташ һәйкәленең эскиз проектына ачык бәйге игълан ителә.
Һәйкәл авторлары
Скульпторлар — РФ атказанган рәссамы, сынчы Андрей Балашов ( Мәскәү) һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык рәссамы Асия Миңнуллина.
Архитекторы — РФ һәм ТР атказанган архитекторы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.
Тантаналы ачу
2017 елның 30 августында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, танылган язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.
Шагыйрь, аягүрә бастырып, уң кулына ачык китап тотып, сул кулын чалбар кесәсенә тыккан итеп ясалган. Кабан арты мәчетенә яны белән борылган. Проектта башта һәйкәлне аслык-күтәрмәгә (постаментка) бастыру каралган булган, соңгы вариантта постамент төшереп калдырылган, берничә баскыч (подиум) гына калган. Шагыйрь сыны артындагы диварларда татар һәм рус телләрендә өзек китерелгән.
Комментарии
Отправить комментарий